Саляхов Рамиль абый бик авыр елларда туып үскән. Үзе әйтмешли без сугыш елдагы балалар. Аталары Саляхов Шараф 1945 елда сугыштан исән сау кайткан. Шараф абый сугышта булган вакытта, аларга бик авыр булган. Әниләре көне-төне колхозда эшләгән. Яз җитеп кар эреп бетә башлагач, алар ялан аяк йөри торган булганнар. Җәй җиткәчтен генә чабата кигәннәр. Ашарга Ризык ул вакытта бик әз булган. Ризыкларга кычыткан, черек бәрәңге, гөл җиләкләре, башак җыеп ашаганнар. Бу ризыкларның иң әхәмиятлесе "юу" (кыргый суган) булган. Юа, күбесенчә, хәзерге вакыттагы Кама елгасында үскән. Анда элек болынлык һәм дүрт күл булган.
- Без күптәннән Имәнкисәдә үлгән булыр идек, шушы кыргый суган болынлыкта үсмәгән булса - дип әйтә Рамил абый.
Элек чабатага су кермәсен өчен, алар чабата астына шакмак какканнар. Кыш көннәре чаналары булмаган. Таудан шуар өчен чананы үзләре ясаган. Шул вакытларны бик истә калган дип сөйли Рамил абый. Авылда мәктәп берәү генә булган. Ул мәктәпне балалар йортына әйләндергәннәр. Белемне Рамил абый шунда алган. Ул мәктәптә балалар ике генә бүлмәдә укыганнар. Белем кирәк булганга күрә, алар аны әйбәт итеп үзләштергәннәр. Олы кешеләр колхозда эшләгән, ә ул вакытта балалар, кыш көне боздан, ә җәй көне коры җирдән, утын өстерәп ташый торган булганнар.