Сугыш башланганда Хәдичә апага 9 яшь була. Ул да ачлы- туклы яшәп, төрле эшләрдә катнаша: чүп утау, башак җыю, балалар карау, йорттагы барлык мәшәкатьләр шушы бала өстенә төшә. Сугыштан соң да колхоздагы төрле эшләрдә йөри. 3 бала тәрбияләп үстерә. 40 елга якын бер көн эштән калмыйча, бер үзенә тормыш алып бару бер дә җиңел булмагандыр...