Мөхәмәтдинова Вәсимә 1925 елның 25 нче августында Чаллы районының (хәзерге Тукай Районы) Биклән авылында туган. Сугыш башланганда 15 яшендә була. Биклән авылының мәктәбендә 7 нче сыйныф тәмамлый. Акча җитмэү сәбәпле 8 сыйныфка күчми (күчер өчен 150 сум акча кирэк була). Сугыш башланганнан соң 4 ай үткәч аны 6 айга Мәләкәс урманына имән кисәргә җибәрәләр. Аннан кайткач сал салларга җибәрәлэр шуннан соң 6 ай сугышка әзерлиләр. 6 ай үткәч 7 тапкыр военный комиссия үткәрелә ( җидесендә дә сугыш өчен яраклы була), ләкин аны сугышка алмыйлар, колхозга эш куллары кирәк була. Сугыш беткәнче колхозның иң авыр эшләре аның кулында була.