Туган елы: 3 май 1921 ел,  Лаеш районы Имәнкискә авылы.

   Милләте : татар.

   7 класс белемле.

         Сугыш ка кадәр Казандагы В.И.Ленин исемендәге “Пороховой завод” та эшләгән. Армиягә алынгач, Бурятиядә хезмәт итә. 1941 нче елда  Мәскәү янындагы сугышта контрнаступление планы вакытында Себердәге армияләрне китерәләр. 1941 елның 7нче ноябрендә Вильдан абый хезмәт иткән армияне Мәскәүдә үткән Парадта катнаштырып, туры сугыш кертәләр. Аның гәүдәсе зур, таза була.  Үзе куркусыз булганга аны полк разведкасына алалар. Күбесенчә төнлә немецлар ягына чыгып, “тел” (“язык”) алып кайта торган булалар. Сталинград сугышында шундый бер операция вакытында траншея почмагыннан качып яткан немец  снайперы аның тезенә ата. Аягын госпитальдә кисмәкче булалар. Бәхетенә аны караучы хирург Ташкирмән кешесе булып чыга. Якташы икәнен белгәч, аякны саклап калырга килешәләр. Курс Дугасы сушыннан соң, Днепр елгасын кичкәндә, аның бөтен орден, медальләре “вещмешогы” белән су төбенә китә. Бүгенге көндә табылган бүләге: Орден Отечественной войны I степени. Наградной №84.