Имәнкискә авылында гомер итүче Вильдан    абыйга 1 июньдә 98 яшь тула. Вильдан абыйга   карап  аны   бер гасырга   якын   яшәгән дип  һич      әйтеп    булмый.    Чөнки  ул  әле  үз  күзләре белән күрә, яхшы ишетә, саф һавага чыга.  Хәтере әйбәт.                                                                                                                                              

Вильдан абый 1916 нчы елның 1 июнендә Имәнкискә авылында туган.4 классны тәмамлый. Үсмер чагында ул умартачы һөнәренә өйрәнә һәм Спас районынада умартачы һөнәренә укып кайта. Бөек Ватан сыгышы башланганда аңа 25 яшь була. Ләкин ул сугышка бик каты авыру сәбәпле бармый кала. Сугыш вакытында барлык авылдашлары кебек үк тылда эшли. Вильдан абый бик күп эшлэр башкарган.  Утын турауда булган. “ 30 куба метр норма иде”- ди. Ул җәен умартачы, кышын бригадир булып эшләгән. Авыр сугыш елларында барлык эшләр хатын-кызлар һәм картлар өстендә булган. Ләкин алар авырлыкка бирешмичә тырышып эшләгәннәр. Вильдан абый хезмәт ветераны. Ул хезмәтләре өчен “ За трудовые услуги”, “За доблестный труд” дигән медальләр белән бүләкләнгән. Вильдан абый 1946 нчы елны Миннебанәт апа белән тормыш кора. Матур гомер кичерәләр. 1 малай үстерәләр. Хәзерге көндә малае һәм килене тәрбиясендә яши һәм ул бик бәхетле.