Мин, Җиһаншина Сания 1935 елның 5нче ноябрендә Имәнкискә авылында туганмын.  Минем әти сугышның беренче көннәреннән башлап сугыш кырына китте. Әтигә ул вакытта 36 яшь булган. Әтинең сугыштан 3 хаты гына килде. Өченчесендә сугышка керергә әзерләнәбез, дип язган. Шул хаттан соң әтидән хат килмәде. Ул шул сугыштан чыкмаган, күрәсең. Күпмедер вакыттан соң әтинең хәбәрсез югалуы турында кайгылы хәбәр килде. Бу 1941 нче ел гына иде әле. Шулай итеп, безнең әни 3 бала белән тол калды. Апага 9 яшь, миңа 6 яшь, сеңлемә 2 яшь иде. Сугыш вакыты бик куркыныч хәтирәләр белән истә калды. Шул көннән башлап яшәү өчен көрәш башланды. Таякның иң авыры әни белән апага төште. Миңа аеруча истә калганы, кырда башак җыю. Безне башак җыярга ачлык этәргәндер инде.  Ләкин анда да иркенләп җыеп булмый, атлар белән безне куалар иде. Шулай тырышып-тырмашып яшәп, җиңү көнен дә күрергә насып булды. Мин гомер буе хәбәрсез югалган әтине көтеп яшәдем. Хәзер минем оныкларым сугыш һәм әти-әнисез яшәү әчесен күрмәсеннәр иде дип, телим. Илебез имин һәм тыныч булсын!!!