Гарәпша абый 1929 нчы елның 10 апрелендә, ә Мәгъмүрә апа 1930 нчы елның 20 гыйнварендә туалар. Гарәпша абый гомере буе умарта тотты, колхоз эшенә йөрде, кичләрен кичке мәктәптә укыды. Мәгъмүрә апа да кичке мәктәптә укый. 1944 елларда Гарәпша инде колхозның баш умартачысы була. 1943 елны Мәгъмүрә апаны урман кисәргә ФЗӨ гә җибәрәләр.1950-54 нче елларда Гарәпша абый армиядә десантный полкта хезмәт итә. Армиядән кайткач, 30 елга якын гомерен авыл клубына, авылның культура- агарту эшенә багышлый. Авыл клубында директор вазыйфасын башкара, читтән торып Алабуга  культура-агарту училищесында укып, белем ала. 1987 нче елдан алып 2004 нче елга кадәр авыл мәктәбендә лаборант, художник булып эшли, мәктәп эшен бизәүдә үзеннән бик зур өлеш кертә. Хезмәтләре өчен Гарәпша “СССР ның культура отличнигы” билгесе белән бүләкләнә. Ә Мәгъмүрә апа тыныч кына 5 бала тудырып, 2 малаен, 2 кызын олы тормыш юлына чыгара. Колхозда төрле эшләрдә эшли, ире янында клубта җыештыручы булып та, кибеттә үлчәүче булып та эшләп, лаеклы ялга чыга. Әле дә чөкердәшеп яткан мәлләре.