1938 елда туган.  Ул туганда, сугыш башланмаган булган.  Ләкин аңа 3 яшь буганда, сугыш башланып киткэн. Сугыш барганда,  ашарга берни булмаганга  күрә, алар кырга чыгып черек бәрәңге һәм арыш башлары жыйганнар. Черек бәрәңгене жыйгач, аны баштан кортлардан арындырганнар, аннары киптергәннәр, аннан соң он ясап ипи пешергәннәр. Кычыткан жыеп ашлар пешергәннәр. Аларның мичләренә ягарлык утыннары да булмаган. Шуңа күрә чыбык-чабыклар жыеп мич якканнар. Киергэ киемнәре дэ булмаган, аякларына чабата киеп йоргәннәр. Алар сукыр лампа яктысында дәрес әзерләгәннәр. Габделмәннәф абыйга сугыш вакытында бик күп авырлыклар кичерергә туры килгән. Ләкин ул бирешмәгән һәм җиңеп чыккан.