Минем дәү әтием Зиннәтов Хәлиулла 1939 нчы елның 16 апрелендә Имәнкискә авылында туа. Сугыш башланганда аңа 2 яшь була. Атасы Зиннәт бабай сугышка китә һәм һәлак була. Аның үлүе турында хәбәр 1941 нче елны килә. Маһиҗамал әби кулында 3 бала кала: абыйсы Хәбибулла, апасы Минҗиһан һәм дәү әти. Ул елларда ачлык булган. Бөтен кеше кычыткан, черек бәрәңге, алабута, юа ашаганнар. Өскә кием булмаган, иске-москы киемнәрне ямап кигәннәр. Шулай булса да халык үз көчен кызганмаган, кем ничек булдыра, шулай тырышкан. Дәү әтием дә 5 класс укыгач. Колхозда эшли башлаган. Болында чүмәлә тарттырган үгез белән дә, сәнәк. Көрәк белән дә армиягә киткәнче эшләгән. 

1958 нче елны армиягә китә. 1961 нче елны, армиядән кайткач, колхозда эшләвен дәвам итә. Рәйсә дәү әни белән 4 бала үстерәләр: Таһир, Хәйдәр, Миләүшә,  Рәмзия.