Минем әбиемнең исеме Нәгыймә. Ул 1939 елның 28 нче декабрендә Лаеш районы Пәрәу авылында туган. Әбигә гомер юлында ниләр генә күрергә туры килмәгән.
Сугыштан соңгы авыр еллар булган. Әбинең атасы Әхмәтҗан сугышта катнашкан, шул сугыштан ул 2 нче группа инвалид булып кайткан. Әби атасы белән бергә"уфалла" арбасы алып,  урманга корыган чыбыклар җыярга барган булган.  Аны курка-курка гына җыеп арбага төягәннәр, аннан кайтырга чыкканнар, чөнки берәр кеше күрсә бик начар булган. Салам, сыер тизәге җыеп өйләрен җылыта торган булганнар.
Әби сөйләүләре буенча элек яз көне хуҗалыкларны көчләп заемга яздырганнар. Әбинең әнкәсенең Сәйдә апасын заемга  язылмагач (язылсаң түлисе, ә нәрсә белән түләргә, бернинди мөмкинлек юк) аны өйдән алып чыгып киткәннәр дә бер караңгы бүлмәгә ябып куеп бер төн кундырганнар, курыксын диеп. Колхозда көне-төне эшләгән өчен таяк кына сызып барганнар, бер грамм да ашлык бирмәгәннәр. Урып-җыю башлануга район түрәләре ашлыкны дәүләткә тапшырганнар. Ач балалар, карчыклар качып-посып кына комбайн  урганнан соң калган башакларны җыйганнар.
Элек хуҗалыкта терлек-туар, кош-корт булмаса да, дәүләткә 50 килограмм ит, 300 литр сөт яисә 15 килограмм май, 200 данә йомырка һәм башка продукцияне тапшырырга тиеш булганнар. Әгәр колхозчының бәрәңге җире 25 сутыйдан артса, артык җиргә утыртырга рөхсәт булмаган.
Авыл кешесен әнә шулай матди  яктан да,  рухи яктан да кысканнар, рәнҗеткәннәр.

Ярый әле Аллаһы Тәгалә әбиләрне ачтан үтермәс өчен ризыгын биргән: язга чыгу белән, пычракка батып, черек бәрәңге җыеп алып кайта торган булганнар. Җәй көне кузгалак, кәҗә сакалы, кычыткан, балтырган, акбаш  җыеп ашаганнар. “Менә безне үлемнән шулар саклап калды”, диеп әйтә хәзер минем әби.
“Хәзерге тормышым бик яхшы”, -  ди әби. Алар бабай белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларның үз гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Әсхәт исемле малайлары үз гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши. Мәсәлим уллары күрше Чирпы авылында яши, үз гаиләсе белән. Кызлары Назирә белән уллары Фазыл, ул минем әти дә әле үз гаиләләре белән Имәнкискә авылында яшиләр.  Бүгенгесе көндә әби белән бабайның 9 оныгы бар һәм 2014 елның 9 нчы апрелендә аларның 1 оныкчыклары дөньяга килде.  “Пенсиябез яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый”,- ди минем әбием.