Минем әбием Рахматуллина Әлфия Гайнетдиновна (Зиятдинова).1936 нчы елда ямьле җәйнең 5 нче июнь иртәсендә дөньяга килгән. Әбинең сөйләве буенча, аның балалык чоры тормышның авыр вакытларына туры килгән.  Әбигә 5 яшь булганда, әтиләре сугышка киткән.   “Без ике кыз әни кулында калдык, әни көн-төн эштә. Без, әни эштә чакта икебез генә өйдә кала идек. Шуннан соң, безгә 1943 нче елда әтинең хәбәрсез югалуы турында хат килә. 1943 елда мин укырга кердем (сугышның иң авыр вакытлары).  Корымнан кара ясыйбыз, ни китап, ни дәфтәр юк, ә бит укыйсы килә. 5,6 нчы классларны төнге сменада укыдым.1951 нче елны 7 нче классны бетереп, авылда хат өләштем, телефонистка булып эшләдем. Аннары таналар караучы булып эшләдем.

 Эшкэ чыгулар, ул вакытта дәу бәйрәм иде инде. 1955 елда мин Саралан егетенә кияугә чыктым. (Кызганычка каршы, хәзер Искәндәр бабай мәрхум).  Алар, бабай белән, 5 бала тәрбияләп устергәннәр.  Хәзерге вакытта балалары, 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы тәрбиясендә матур гына яшәп ята.