Фатыхова (Измайлова) Әминә Мирзаевна 1932 елда  13 гыйнварда Свердловск областе Кушва поселыгында туа. 2-3 яшьләрдә Мәгефүрә әнисенең абыйсы  Гариф абый аларны Имәнкискә авылына алып кайта.
    Сугыш башланган вакытта, Әминә апага 9 яшь кенә булган. Аларның гаиләсенә һәм башка гаиләләргә дә бу чор бик авыр булган. Чөнки киергә киемнәр булмаган, ачлык һәм тормышны алып бару авыр булган. Ул көндез әнисенә булышкан, ә кич белән мәктәпкә йөргән. Ут булмаганга күрә, балалар лампалар яктысында укыганнар.
     14 яшендә колхозда эшли башлаган. Төрле эшләрдә эшләгән. Колхоз кырларында көннәр буе эшләгәннәр, утын эзерләргә җибәрелгәннәр, яз-көз “зерна-завод”ында эшләгәннәр. Эшләгән көннәр өчен “таяк” куя торган булганнар. Хезмәт өчен он белән түләгәннәр.
     Сугыштан соң да яшәргә бик авыр булган. Хөкүмәткә налог түләгәннәр: сөт, күкәй, ит, сарык йоны белән. Көне буе колхозга хезмәт итеп, үзеңнең хуҗалыгыңны йә иртә, йә бик соң, кич белән генә карарга вакыт тигән. Бу вакытларда бәрәңге бакчаларын кул белән казыганнар, утыртканнар. Хайван асрарга да авыр булган, печәнне төрле җирләрдән чабып алып кайтып, киптереп, тезмәгә тутырганнар.
     1954 елдан башлап кына хезмәт хакын түли башлаганнар. Ул 20 тиен генә булган.
     1957 елда Фатыхов Хатыйп Фатыховичка кияүгә чыга. Аларның 4 балалары туа: Нурзидә, Хәйдәр, Харис һәм Ания.
     1964 елдан башлап пенсияга чыкканчы кибеттә эшли.
  Хәзер Әминә апага 82 яшь. Ул бөтен тормышын үзе алып бара. Ул бик тырыш кеше. Шундый авыр сугыш елларын кичергән кеше белән мин сокланам.