Әбиемнең  тормыш юлы бик җиңел булмаган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була. Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югала , әнисе 4 кечкенә баласы белән ялгыз кала. Черек бәрәңге, алабута көлчәсе ашап, уфалла арбасы белән урманнан агач ташып, тишек чабата киеп ачлы-туклы узган балачак, 18 яшеннән урман кисергә чит якларга җибәрелеп үткән яшьлек  еллары. Болар барысы да әбиемнең гомер онытмас эз калдырган.