1938 нче елның 5 январендә  Имәнкискә авылында туа. Имәнкискә авылының җидееллык мәктәбен тәмамлый. Әнисе тәрбиясендә генә булгач, аларга тормыш итәргә бик вырга туры килә. Ул авырлыкларны Фәйзрахман абый искә алырга яратмый. “Күрде инде безнең башлар...” , дип кенә куя.

Лаештагы механизаторлар әзерли торган училищены тәмамлый. Аннан соң чирәм җирләрне эшкәртүдә 1 ел була. Гомере буе авылның колхозында мастер-наладчик булып эшли. Аның кебек техниканы оста аңлаучы, тоючы юк. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.