Гәрәева Зәйнәп Мөхәммәтгали кызы

 70 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы онытылмый. Күпме сабый әтисез, күпме ана баласыз, күпме кызлар, күпме хатыннар тол калды ул елларда. Әле хәзер дә алар югалткан кешеләрен көтеп яшиләр.

Өлкәннәр белән бергә сугыш камытын бик иртә кияргә мәҗбүр булган, ач-ялангач килеш колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында эшләгән, урман кискән, заводларда станок артында көнне төнгә ялгап эшләгән сугыш чоры балалары алар.

Аларның балалык чоры булмады. Күп балалар ятим кала, әтиләре сугыш кырында һәлак була. Алар хәзер өлкән булсалар да, күңелләре һаман китек.

Бөек Жиңүнең 70 еллыгы унаеннан, без 2 сыйныф укучылары белән Зәйнәп апаларда кунакта булдык. Очрашуның исемен "Истә,һаман да истә...."дип атадык . Сугыш вакытын,сугыштан сон авыр вакытларны -барысын да искә төшердек Гараева Зәйнәп апага сугыш башланганда 13 яшь була. Балаларнын:"Әби ! Балачакта нинди уенчыклар белән уйнап үстең?"-дигән соравына,балачагым урманнан утын ташып узды,ә нәрсәләр ашап үстең ?-дигән сорауга,черек бәрәңге белән кычыткан,- дип җавап бирде Зәйнәп апа, күз яшьләрен сөртеп.

Сугыш чоры балаларын бу дөнья сынаган. Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, сындырмаган аларны бу дөнья. Ә бит уйлап карасак, сындырырдай итеп сынаган ул аларны...

Зәйнәп апа хәзерге тормышка бик рәхмәтле.

Без аңа саулык, озын гомер телибез.