Габдуллин Рамазан Габдулла улы, сугыш чоры баласы, 1939 елның 26 октябрендә Лаеш районы Имәнкискә авылында дөньяга килә. 1941 нче елны, сугыш башланганда, аңа нибары 1 яшь кенә була.”Сугыш вакытында иң узәккә уткәне – ачлык иде”, -  ди ул, -  “Черек бәрәнгедән пешкән ипи, кычыткан, гомумән, нинди уләннәр бар, шулар белән тукландык”.  Рамазан абыйның әнисе – Гарипова Фәхергаләм – “стахановчы” буларак танылган була. Ул бик тырыш, максатчан, көчле булганга гына балаларын шул авыр вакытларда аякка бастыра алган.  Сугыш тәмамланганда, Рамазан абыйга 6 яшь була. Сугыштан соңгы чорда да ачлык интектергән. Рамазан абый әйтүенчә, бары 1953 нче еллар тирәсендә генә чын ипи ашый башлаганнар.