1941 нче ел, 22 нче июнь.Әле таң атып кына килә. Бөтен халык олылар да, балалар да татлы йокыда. Кошлар да, агым сулары да, исәр җилләре дә тынып калган. Кинәт шушы сихри тынлыкны бозып, аяз күктән фашист самолетлары илебез өстенә ут яңгыры яудыра башлый. Җиребезне фашист танкалары яралый. Гөлчәчәкле болыннардан пычрак фашист итекләре атлый...

        Миллионнарның гомерен өзгән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. Бөтен халык илне сакларга күтәрелә. Шәһәр-авыллардан меңгә якын ир-егетләр фронтка китә. Завод-фабрикалар, авыл хатын кызлар һәм балалар кулында кала.

        Сугыш башланган вакытта Мәүва апага әле 3 кенә яшь була. Аларның әтиләре дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп бара. Берникадәр вакыттан соң олы абыйлары Котдус та ил сакларга китә. Абыйларына исән-имин туган якларына кайтырга насыйп булмый,ул сугыш кырында мәңгегә ятып кала.

        Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала—Мәүва, Әминә, Фатыйма апалар һәм Гайса абый белән калган әниләре, көне-төне эштә була. Сугыш чоры балалары өстенә төшкән авырлыкны әйтеп бетерү мөмкин түгел: ачлык-ялангачлык,авыр хезмәт, ятимлек...

         Мәүва апа да ул елларны сыкранып искә ала. Үзеннән берничә яшькә генә олы булган Гайса абыйсына ат җигеп эшләргә туры килә. Ә апалары фермада эшли. Сугыш еллары дәвамында алар барлык авыр хезмәтне башкаралар.