1938 нче елның 20 мартында Имәнкискә авылында туа. 1945 елда мәктәпкә укырга керә. 1952 нче елда Саралан урта мәктәбенә укырга китә.  Сугыш чорында әле кечкенә булса да ачлыкны, ялангачлыкны күз яшьләрсез искә ала алмый Исламия апа. Инде хәзерге буынга аларны татырга язмасын, дип кенә кабатлый.

1953 нче елда “Нариман” колхозында тавыклар караучы булып эшли башлый. Авыл клубында еш кына концертлар була, ә соло башкаручы – Исламия апа. Ул бик оста җырчы булып таныла.