Мәува апа  Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында 1942 елның 8 августында туа. Колхозда эшли башлаганда аңа 12 яшь була. Ул кичергән авырлыкларны саный китсәң, чәчләр үрә торырлык. Иң беренчесе – коточкыч ачлык, ризык булмау, черек бәрәңге, алабутадан пешкән аш, кычыткан ашау. Әле черек бәрәңгесен дә урыс кырларыннан казып алырга кирәк була, ул бакчада түгел... Кышкы салкын көннәрдә тишек чабата белән мәктәпкә барулар бик кыен була.   Салкын көннәрдә яланаяк утын ташу дисеңме, Яңарыш урманына авыр эшләргә йөрү... Болар берсе дә онытылмый. 7 классны бетергәч, әнисе урынына фермага эшкә бара.