1920 нче елның 2 мартында Лаеш районы Имәнкискә авылында туа. Милләте татар, 7 класс белемле. Сугышка кадзр “Нариман” колхозында төрле эштә эшли. 1941 елдан алып сугышта. 1941-42 елларда мпед-стрелковой полкта. 1943 елда 737  нче укчы полкында хезмәт итә. Берничә тапкыр яраланган. “За отвагу” медале белән бүләкләнгән. Җиңүнең 20 еллыгына, 25 еллыгына, 30 еллыгына, Кораллы Көчләрнең 50 еллыгына, “За доблестный труд”, “Ветеран труда” медальләре белән бүләкләнгән.

      Сугыштан соң, “Маяк” колхозында ремонтчылар бригадасында эшли.