Әминә апага сугыш башланганда 14 яшь була. Аңа бик авыр була: 6 ятим бала тәрбияләргә, аның өстенә авыру әтисен карарга туры килә. Әминә апа кечкенә генә булса да, бар көчен куеп шул балаларны карый, ашата, киендерә, җылыта. Колхозда да эшли. Буш вакытында, Мерәтәк авылы кешеләренә җир казып, бәрәңге, он, ярма алып кайта. Эшләп арганнан соң, әле ул азыкны Мерәтәктән күтәреп кайтырга да кирәк була бит. Шул вакытларын Әминә апа бер дә онытмый. Йөрәгенә сенгәнгәдер инде... Бүгенге көндә дә Әминә апа бер дә тик тормый. Ул кәҗә асрый, тавык, каз, үрдәк үстерә, бакчасында төрле яшелчә үстерә, язын рассада ясый. Үзеннән ярдәм сорап килгән килгән кешеләрне дә кире бормый: догалары белән өшкереп җибәрә, авырулар аның сулышыннан сихәт алалар.