Разыя апа 1939 нчы елның 19 нчы сентябрендә дөньяга килә.

Разыя апа сугыш турында бераз сөйләп ките : “Миңа сугыш башланганда 2 яшь булган (ул вакытта булган вакыйгаларны кая бала хәтерендә калдырсын инде) .

Сугыштан соң бөтен җирдә ачлык, тамак туйдырырга ризык та юк...

Апа белән икәү бәрәңге казыганда, черек бәрәңге-ләрне аерып бара идек, аннан шуларны киптереп, әни кумәч ясый иде... Үгез җигеп утынга бара идек... Кайткач утыннарны кисәкләп куя идек. Кырга юа ашарга бара идек, аларны җыеп кайтып өйдә дә ашый идек. Җиләкләргә йөри идек, чиләк-чиләк алып кайта идек.  Печәннәргә йөри идек. Миңа бу вакытта 11- 12 яшьләп булгандыр. Дәү абый (Нурмөхәммәт) чабата ясап бирә иде, шуларны киеп йөри идек инде.

 Сугыш барышында 1942-1943 нче  елларда әтине төрмәгә утыртканнар... Яңа Җирдә үлеп калган әти, аны бер дә хәтерләмим...

Өйдә ашарга ризык булмагач, әни урак вакытында учлап кына арыш алып кайта торган булган. Беркөн милиция өебезгә кереп, тентү ясаган, 1 кг арыш табып, әнине 1943-1944 нче елларда 3 айга Чистай төрмәсенә утыртканнар.

Шушы белгәннәремнән башка берсен дә хәтерләмим мин...