Сугыш, 1941-1945 еллар. Һәр кеше, һәр бала, ачлыктан тилмерә. Хатын-кызлар урак остендэ. Һәр кеше өмет белән сугыш беткәнен көтә. Шул сугышта күпе кешенен гөмере өзелә, күпме бала ятим кала. Бу елларда күпме кеше газап утларында яна. Минем дэү әнинең исеме Хөсниҗамал. Ул шул еллар баласы. Сугыш башланганда аңа нибары ике генә яшь булган. Ләкин (дәү әниемнең сөйләве буенча) ул берничэ, гөмерендә онтыла алмаслык ,вакыйгаларны истә калдырган. Әнисе  эштэ чакта, дәү әнием, аны кайтканын түземсезлек белән көткэн, ә ул балалары өчен тир түгеп эшләгән. Әнисе һәм апалары белән кырдан тырыша-тырыша черек бәрәнге  җыйганнар(ул елларда җирләр уңдырышсыз булган). Бервакыт кырда иген янган ,ә авыл кешеләре шул ялкынлы кырны ничек саклап калырга белмәгәннәр.Аның  абыйлары сугыш кырында башларын салганнар, әниләрен ничек юатырга белмәгәннәре барысы,барысы дәү әниемнең хәтерендә мәнге калачак.