Минем  әбием Әлфия 1941 елнын  сентяберендэ  сугыш  башлангач  туа. Ул  туганда  әтисе  сугышка киткэн. Эбием бер вакытта да әтисен курмәгән , әти дип тә  әйтә алмаган. Тугач 2 ай булганда әнисен окоп казырга  жибәргәннәр.Әбием әбисе һәм бабасы кулында калган. Әнисе кайтканда аңа 5 айдан артык булган. Кайтып кергәч, ул әнисен танымаган. Көннәр утә торды, сугыш туктамады, әнисе авыр хезмәт иткән, ачлы-туклы ускәннәр.  Ашарга булмаган, киергэ булмаган. Укырга  кергәч,  укырга   китап булмаган, язарга ручка булмаган, дәфтәр булмаган.  Каз канатыннан ручка ясап язганнар. Укып бетергәч, почтага хат таратучы булып  эшкэ кергән.  Шуннан Уфага  укырга жибәргәннәр. Укып кайткач, 42 ел почтада хезмәт иткән. Җәй көннәре колхозга эшкэ жибәргәннәр.