1925 нче елда 6 февральдә Лаешрайоны Имәнкискә авылында туган. Татар кешесе. ВЛКСМ сафларында булган. Партиясез. Бөек Ватан сугышында 12 нче гвардия дивизиясенең 61 нче армия Үзәк фронтында, 322 нче дивизия 60 нчы армия 1нче Украина фронтында, 336 нчы дивизия 60 нчы армия 1нче Украина фронтында катнаша. Отставкадагы өлкән лейтенант булган. Ул катнашкан фронтлар: Курск Дугасында, Польшаны азат итүдә, Чехославакияне азат итүдә, Германияне азат итүдә. Бүләкләре: Орден Отечественной войны II степени, 1941-1945 нче елларда Җиңгән өчен медале, Җиңүнең 20 еллыгына, 25 еллыгына, 30 еллыгына, Кораллы Көчләрнең 50 еллыгына. Туганнарыннан абыйсы Маликов Хәйдәр дә сугыштан соң погранвойскада  үлеп кала.   Сугыштан соң “Маяк” колхозында бригадир булып эшли. Фермаларны ремонтлау буенча төрле эшләрдә эшли.