Әтием Хөрмәтулла 1942 елның 2 апрелендә сугышка чыгып киткән, 3 көннән мин туганмын. Дөресрәге, көл чиләгенә килеп төшкәнмен, әнинең апасы кулына алырга өлгерми калган. Негр баласы кебек кап-кара булганмын. Шуннан соң әнинең апасы авылдагы иң кара кешенең кушаматын кушып та өлгергән. Олы апама – 7, икенчесенә – 5, өченчесенә – 3 яшь булган. Әни минем хакта: “Шушы бала үлсә, әйбәтрәк булыр иде, берүземә 4 бала караулары бигрәк авыр “, - дип әйтә торган булган. Тормыш авырлыгы бала кадерен дә баскан. Әни мине кабык арба белән уракка тартып бара торган була. Үзе “үлмәде микән әле” дип ачып-ачып карый икән.Ә мин көннән- көн тазарганмын, матурайганмын гына.

     Балачак – ач, ялангач, кандалалы, бетле чак. Яшүсмер чоры—юклык, кимсенү вакыты. Бер урында тик тора алмыйча биеп тора торганчак.

     Без, дүрт кыз, авыруны, ялкаулыкны, урлашуны, ялганлауны, гайбәтне белми үстек. Әни безне какмыйча, сукмыйча гына акыллы киңәшләре белән тәрбияләде. Авыр булса да ике кечкенә кызын укытырга тырышты. Югыйсә, 80 йортлы авыл, 4 класс кына укыталар. Башка авылга барып йөреп укырга туры килде.

     Әтинең Польша кырларында батырларча үлеп калуының файдасы тиде. Әтилеләр түләп укыды, безгә бушка белем бирделәр. Ул заманда урта мәктәпне бетергән кешедән дә бәхетлерәк кеше юк иде.  Хәзер генә ул исемнәрен яза белмәүчеләр дә югары белем ала.

     Сугыш вакытында укуларын дәвам итүчеләр сирәк булган. Кытучылар дефицит.Башка һөнәрияләренә дә кытлык. Укуны бетегән елны Буада тизләтелгән курслар ачтылар. Сынау белән алалар. Мин химия-биология фәнен сайладым. Аны бетергәч, Казанга читтән торып, укырга кердем. Безне буадан башка районнарга 3 елга юллама белән эшкә җибәрделәр. Мин, 21 яшьлек кызны, Буа районының уңдырышлы туфрагыннан йолкып. Лаеш районының уңдырышсыз,көлсу туфраклы Кече Елга авылына утыртып куйдылар. Үсәрме бу үсемлек? Тамыр җәя алырмы? Әллә корып китәрме? Үсемлеккә ашлама итеп аек акылымны, зирәк зиһенемне, төпле белемемне. Тәртибем һәм тәүфыйгем кулландым.

    Авылда күз явын алырлык чибәр, саф, акыллы егетне очраттым. Гаилә кордык. 5 балабыз туды. (Бер тапканда 2 игезәк малай булды). Картым бик акыллы кеше иде. Әтиемнең үлеп калган җире Польшагаүз тигәндер җимешемә: 46 яшендә мине биш бала белән калдырып үлеп тә китте. Мин 19, 15, 12 шәр ике игезәк, 4 яшьлек баламны кочаклап ялгызым калдым.

                         Берканатым сынды, ялганмады,

                         Ялгыз калдым чит җирләрдә.

                       Кайда гына яшәсәгез дә сез,

                       Пар канатлар булсын иңнәрдә.

                                               Язмышыма һич тә үпкәләмим.

                                               Аерса да парлы канаттан.

                                               Ходаема рәхмәт укыйм,

                                               Сай-сәламәт итеп яраткан.

               Инде балаларым үсеп җитте. Иманлы, тәртипле булдылар.  Шулай итеп, Буадан йолкып алынган үсемлек үсте бит. Тамыр җәйде. Хәзер 17 тамырым бар, Аллага шөкер. 45 ел балаларга белем бирдем. Язмышыма буйсындым.