Рабига апа 1935 нче елда туган. Сугыш башланганда аңа 6 яшь була. 

    “Үсмер чагымнан ук колхозда эшләдем. Эшнең төрлесен эшләргә туры килде: урак урдым, чәчү чәчтем, комбайнчы ярдәмчесе булдым. 16 яшьтән  Ташкирмәндә урман кистек. Олы яшьтәге апалар –абыйлар белән бермә бер эшләргә туры килде. Йөкче – грузчик булып та эшләдем. Күбрәк Рамил абый белән эшләргә туры килде.

     Тормыш коргач, бригада да төрле эшләргә йөрдем. Аннары күп еллар мәктәптә техник персонал булып эшләдем. Сәгать 3 тән торып, мәктәпне җылыту өчен, мичкә яга бара идек. Соңгы елларда колхозда терлекчелектә эшләдем. Пенсия яшенә җиткәнче алдынгы сыер савучы булдым 40 ел хезмәт стажым бар.