Минем бабам Нуриев Мөхәммәт Шакир улы сугыш елы баласы.

Бабай 1940 елның 10 июлендә Лаеш районы Имәнкискә авылында,мулла Мәхәммәтшакир бабай һәм Мәриямбану әби гаиләсендә 7 баланын 6 нчысы булып дөньяга килгән. 1941 нче елның 22 июнендә немец гаскәрләре безнең илебезгә, сугыш иглан итмичә сугыш башлыйлар. Бу вакытта бабайга 1 яшь кенә була. Ләкин 1 яшлек кенә малай булса да, ачлык, ялангачлык, хәерчелек һәм сугышның башка барлык ачы яклары бабайны да читләп үтми. Ул да башкалар кебек үк черек бәрәңге ашап үсә. Ач килеш йокларга яткан вакытлары да була. Сугыш беткәндә бабама 5 яшь була. Хәзер бабама 74 яшь, әле хәзердә сугыш вакытларын искә төшергәндә күзләрендә яшь күрәм.Бабам сугыш афәтләрен бер кемгәдә күрергә язмасын иде дип дога кыла.

“Амин шулай булсын иде.”