1929 елның 12 июнендә Лаеш районы Имәнкискә авылында  гаиләдә уртанчы бала булып дөньяга килә. Аның абыйсы сугышта үлеп кала, ә 5 яшькә кече энесен үзенә карарга туры килә. 12 яшендә тылда хезмәт итә башлый. Сугыш чорында аңа бик күп авырлыклар очрый. Ачлык, салкынлык, утын җитмәү, кием җитмәү, күпме югалтулар – барысын да кичерергә  туры килә аңа... Азык җитмәгәч, нинди ел фасылы булуына карамастан, чит кырлардан черек бәрәңге эзләргә, кыш көне, утын җитмәгәнгә, рәтле чабатасы булмаса да, урманнарга барырга мәҗбүр була ул. Чабата алу өчен, бик зур чират булган. Ул вакытта чабата да, башка кием-салымнар да җитмәгән. Еш кына черек бәрәңге һәм утын өчен агач эзләүчеләрне куа торган булганнар. Шул ук вакытта ул энесен дә караган  һәм тәрбияләгән. Барлык сугыш чорында күргән авырлыклар аның үзәгенә үтеп калган, һәм аларны берничә җөмлә белән генә аңлатып булмавын белдерә ул. “Без күргәннәрне беркемгә дә күрергә язмасын...” дигән теләктә кала тыл ветераны Галимова Бәян Галимулловна.